ГЫЯСЕТДИН (Гыязетдин) (? ел–1438 яки 1445 ел), Казан идарәчесе (солтаны) (1420 еллар башыннан). Шадибәк (башка фараз буенча, Җәләлетдин хан) улы. Идегәй һәлак булганнан соң (1419 ел), Казанны яулый, Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд һәм үз исеменнән акча суктыра. 1423 елда үз олысының бәйсезлеге өчен Олуг Мөхәммәд хан белән көрәшә. Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдада хәле ныгыганнан соң, аның хакимиятен танырга мәҗбүр була. 1432 елдан алар арасында яңадан көрәш кабына. Шул көрәштә һәлак була.