ФӘЙЗИ` (Фәйзуллин) Җәүдәт Харис улы (4.1.1910 ел, Оренбург шәһәре — 30.4.1973 ел, Казан), композитор, фольклорчы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты.
Башлангыч музыка белемен Оренбургта Татар шәрекъ музыкасы мәктәбендә ала. 1925 елда «Күз яшьләре» пьесасын яза, ул Оренбургта татар драма труппасы тарафыннан сәхнәләштерелә. 1933 елда Казан юридик институтын тәмамлый. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, бер үк вакытта уку-укыту бүлеге белән җитәкчелек итә. 1939–1941 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижёры, 1944–1947, 1952–1957 елларда Татар филармониясе директоры һәм сәнгать җитәкчесе. Иҗатының башлангыч чорында ук Җәүдәт Фәйзи вокаль музыкага зур игътибар бирә. Аның Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» җыры популярлык казана. 1936 елда композитор шагыйрь М.Җәлил белән иҗади берлектә пионер җырлары альбомын иҗат итә.
Ул милли музыкаль фольклорны җыя, өйрәнә һәм пропагандалый; хәзерге татар халык җырлары тупланган «Халык җәүһәрләре» җыентыгын бастырып чыгара. Татар музыкасы культурасына караган мәкаләләр, әдәби әсәрләр (пьесалар, либреттолар, хикәяләр, шигырьләр) авторы. Спектакльләргә язган музыкасы; камера-инструменталь әсәрләре; 200 дән артык җыр һәм романслары; татар халык көйләренә эшкәртмәләре бар. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Казанда бер урам Фәйзи исемен йөртә. Оренбургта һәм Казанда ул яшәгән йортларга мемориаль такталар куелган.