ЕНИКИ`ЕВ Ренат Әхмәт улы (13.6.1937, Казан), композитор, пианист, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. 1961 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1956–1957 елларда Казан музыка училищесендә музыкаль-теоретик фәннәр һәм композиция укыта, 1961–1963 елларда Татар академемия театрында музыка бүлеге мөдире, 1963–1973 елларда Татар филармониясендә солист-пианист, концертмейстер. 1990 елдан Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары һәм консультанты. Ренат Еникиев әйдәп баручы татар композиторларыннан берсе, төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы.
Еникиев иҗатында үзәк урынны инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар өчен музыка алып тора. Ул татар камера инструменталь музыкасыүсешенә зур өлеш кертә, фортепиано музыкасы өлкәсендә даими һәм уңышлы эшли, иҗатында ул төрле жанрларны (концерт, соната, сонатиналар, цикллар, пьесалар) колачлый. Ул татар музыкасының балаларга багышланган өлешен баетуга зур өлеш кертә. Сонатиналар, сюиталар, вариацияләр, фортепиано өчен «Төрки моңнар» альбомы, Җ.Дәрзаман шигырьләренә «Солдат булдым» вокаль циклы, аерым җырчылар һәм хор өчен җырлар, скрипка, фортепиано өчен пьесалар һәм инструменталь ансамбльләр хәзерге заман башкару һәм укыту практикасында киң кулланыла.
Композиторның иҗатында гражданлык, патриотик һәм лирик эчтәлекле популяр җырлар һәм романслар лаеклы урын ала. Еникиев татар халык җырларын эшкәртү остасы. Аның образлы иҗат дөньясы киң һәм күптөрле: динамик тәэсир һәм лирик хис, драматик җанлылык, фаҗигале пафос, импрессионистик нечкәлек һәм шигъриятлелек, тирән фикерләү, психологик кичереш һәм юмор. Композитор һәр жанрның табигатен бик яхшы сиземли, аның үзенчәлекле формаларын һәм ысулларын файдалана. Ул үзенең әсәрләрендә фольклор үрнәкләрен еш куллана һәм башка халыкларның фольклорына да мөрәҗәгать итә.
Композитор солист һәм ансамблист, шулай ук үз әсәрләрен интерпретацияләүче буларак та уңышлы чыгышлар ясый. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.