Экология

Урмансызландыру

Урмансызландыру

Урмансызландыру – урман биләгән җирләрне агачлар япмасы булмаган җиргә (кырлар, көтүлекләр, шәһәрләр, буш җирләр һ.б.) әверелдерү процессы. Ешрак кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга: утын әзерләгәндә, урманны кискәннән соң, аны яңадан торгызу эшләре башкарылмаганда, чәчүлек җирләре өчен урман кискәндә һәм яндырганда, файдалы казылмалар чыгарганда, янгыннар, кислоталы яңгырлар булганда. Моннан тыш, урманнар көчле давыллар, урман авырулары, климат үзгәрү кебек табигый сәбәпләр нәтиҗәсендә дә юк ителергә мөмкин.

Урмансызландыру биотөрлелекнең, агач запасларының кимүенә, ерымнарның зураюына, уңдырышлы катламның юылуына, елгаларда су күләме кимүгә, урман биомассасында булган CO2 нең (углерод оксидының) атмосферага бүленеп чыгуы аркасында, парник эффектының көчәюенә китерә.