Урман – составында бер яки күп төрдәге агачлар өстенлек иткән һәм азмы-күпме ябык чатыр барлыкка китергән табигый комплекс. Урманның структурасы тирәлекнең физик-географик шартларына, үсемлекләрнең төр составына һәм биологик үзенчәлекләренә бәйле. Урманда берничә агач ярусын аералар: ешрак – куаклыклар, ана үсемлекләрнең яшь агачлары, үлән капламы, мүк һәм лишайниклар, гөмбәләр. Составы һәм үсеш үзенчәлекләренә карап, урманнарны ылыслы, яфраклы, мәңге яшел һ.б. төрләргә бүләләр. Кеше утырткан урманнарны ясалма урманнар дип, ә беренчел урманнарны төп урманнар дип атыйлар.
Урман һаваны чистарта, кислород эшләп чыгара, туфрак ясалуга, климатка, дым әйләнеше процессларына һ.б. зур йогынты ясый.
Татарстанда урманнар белән территориянең нибары 20% ы капланган.