Музыка

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН МУЗЫКАСЫ ҮЗӘГЕ

ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН МУЗЫКАСЫ ҮЗӘГЕ

ХӘ`ЗЕРГЕ ЗАМА`Н МУ`ЗЫКАСЫ ҮЗӘГЕ`, София Гобәйдуллина исеме белән бәйле, Казанда. Хәзерге заманның мәшһүр композиторы София Гобәйдуллинаның балачагы һәм яшьлеге узган (1932–1953 еллар) Тельман урамындагы 29 нчы йортта урнашкан.

Үзәкне оештыру эше белән «Прометей» эксперименталь эстетика фәнни-тикшеренү институты директоры Б.М.Галиев, Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге рәисе Р.Ф.Кәлимуллин һәм башкалар шөгыльләнә. 2003 елда Үзәк җирлегендә А.Волченко җитәкчелегендәге «Яңа музыка ансамбле» оеша. 2011 елда С.Гобәйдуллинаның 80 еллыгына Үзәк үзгәртеп корыла, аның эшчәнлеге шактый киңәя: фестивальләр һәм заманча музыка концертлары, мастер-класслар, халыкара заманча музыка фестивальләре чикләрендә фәнни укулар оештыра. Төп проектларының берсе – «София Гобәйдуллинаның музыка дөньясы» («Мир музыки Софии Губайдулиной») программасы. Ул композиторның мемориаль бүлмәләре белән таныштыру, «тере» музыкага кушылып баручы видеоматериаллар күрсәтү рәвешендә төрле вариантта эшләнә. 2011 елда Үзәк каршында «Полутон» иҗади һәм социаль технологияләр лабораториясе төзелә. «София Гобәйдуллина дусларының клубы» («Клуб друзей Софии Губайдулиной») эшли. Гобәйдуллина музыкалары һәм рәсемдә балалар фантазияләре темаларына күргәзмә оештырыла.

Мәкаләдәге сылтамалар