БИЛА`ЛОВА Рәисә Гайсә кызы (23.2.1925 ел, Казан – 6.10.2003 ел, шунда ук), җырчы, педагог, ТАССРның халык артисткасы.
1952 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1962 елда Мәскәүдә СССРның халык артисты Г.Гаспарянда стажировка уза. 1952 – 1982 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. 1979 – 1999 елларда Казан педагогия университетының музыка факультеты укытучысы.
Концерт программалары белән Мәскәүдә, Ленинград, Баку, Ташкент һәм СССРның башка шәһәрләрендә чыгышлар ясый. 1955 елда Яшьләр һәм студентларның Варшавада узган Бөтендөнья фестивалендә катнаша. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.