Музыка

БИГИЧЕВ Хәйдәр Аббас улы

БИГИЧЕВ Хәйдәр Аббас улы

БИ`ГИЧЕВ Хәйдәр Аббас улы (16.6.1949 ел, Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылы - 13.11.1998 ел, Казан), җырчы, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты.

1979 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1977 елдан Татар опера һәм балет театрында әйдәп баручы солистларның берсе. Үзенең иҗат эшчәнлеге дәверендә татар композиторларының сәхнәдә куелган барлык музыкаль сәхнә әсәрләрендә төп партияләрне башкара. Джузеппе Вердиның «Отелло» операсында Отелло партиясе – җырчының башкару осталыгының иң югары баскычы була. Үзенең музыкаль сәхнә эшчәнлеге, концерт эстрадасында, телевидение һәм радиода даими чыгышлары белән киң таныла. Татарстан композиторларының күп кенә яңа вокаль әсәрләрен беренче булып башкара, тамашачыга татар халык җырларының хасиятен үтә сизгер тоемлап тапшыра. Киң диапазонлы, кабатланмас матур тембрлы тавышка, матур буй-сынга ия булган Бигичевның иҗаты югары профессиональлеге, төрле жанрдагы һәм стильдәге әсәрләрне бертигез дәрәҗәдә сәнгатьчә башкару осталыгы белән аерылып тора. Ул 1970-1990 елларда иң популяр татар профессиональ башкаручыларының берсе. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984 ел).

Мәкаләдәге сылтамалар