Музыка

БЕЛЯЛОВ Рафаэль Нури улы

БЕЛЯЛОВ Рафаэль Нури улы

БЕЛЯ`ЛОВ (Билалов) Рафаэль Нури улы (1.2.1940 ел, Казан – 26.12.1999 ел, шунда ук), композитор, пианист, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1966 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1966 елдан Казан консерваториясендә музыка теориясен укыта һәм композиция классын алып бара.

Төрле жанрларда - вокаль, инструменталь, театр өчен язылган әсәрләр авторы. Композитор татар инструменталь концерты үсешенә зур өлеш кертә. 1966 елда диплом эше итеп үзенең беренче Фортепиано концертын яза. Беляловның яшь музыкантлар өчен язылган фортепиано һәм оркестр өчен бер кисәктән торган концерт-каприччиосы татар музыка сәнгатендә әлеге жанрдагы беренче үрнәк булып тора. Б.ның скрипка һәм оркестр өчен язылган драматик конфликтлы, трагик эчтәлектәге, масштаблы, дүрт өлешле концерт симфониясе зур уңыш казана. Ул татар музыкасына заманча динамизм, ашкынучан үсеш элементлары кертә һәм шуның белән милли характерлы образлылык һәм сурәтләү чараларының чикләрен киңәйтә; аның әсәрләрендә дөньяны шатлыклы, оптимистик рухта кабул итү, шаянлык еш кына тирән сагыш аһәңнәре, уйчанлык белән чиратлаша.

Рафаэль Белялов, үз әсәрләрен пианист буларак башкарып, республика, Россия һәм БДБ илләре шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясый.

Композиторның әсәрләре халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә («Европа-Азия», 1994, 1998, 2000) башкарыла. Япониядә уздырылган фортепиано дуэтлары өчен композицияләр халыкара конкурсларында аның әсәрләре ике тапкыр мактаулы диплом һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул Халыкара фортепиано дуэтлары ассоциациясе әгъзасы. «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә (1991 ел).

Мәкаләдәге сылтамалар