Тарих
БӘЛӘНҖӘР (Бәрәнҗәр), урта гасырларда (VII –X йөзләр) Төньяк Кавказдагы, Дагстанның диңгез буе төбәгендәге шәһәр. VII йөздән гарәп язмаларында телгә алына. 630 елларда төрки бәрәнҗәрләр берләшмәсенең башкаласы, аннан соң Хәзәр каганлыгындагы эре сәүдә һәм иҗтимагый-сәяси үзәкләрнең берсе (X йөз ахырларына кадәр). Соңрак үз әһәмиятен югалта. Археологик калдыклары хәзерге Буйнак шәһәре (Дагстан) янәшәсендә булырга тиеш дип фаразлана.