БАЙРА`ШЕВА Зөһрә Гәрәй кызы (8.10.1906 ел, Рязань губернасы, Касыйм шәһәре – 2.8.1984 ел, Казан), җырчы, педагог, ТАССРның халык артисткасы. 1920 – 1921 елларда Мария театры солисты (Петроград). 1920 елда Казан педагогия институтының лингвистика бүлегендә һәм Шәрекъ музыка техникумында укый.
1925 елда С.Габәши, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградовның беренче татар операсы «Сания»дә төп партияне башкара. 1931 елда Мәскәү консерваториясен, 1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый. 1931-1934 елларда Казан радио үзәге һәм Музыка, эстрада һәм цирк оешмалары дәүләт берләшмәсе солисты. 1938– 1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.
Байрашеваның сәхнә сәнгате оста артистлык, чиста интонацияләр, камил дикция һәм музыкальлелеге белән аерылып тора. 1947 – 1972, 1983 – 1984 елларда ул Казан консерваториясендә, 1972 – 1983 елларда Уфа сәнгать институтында эшли. Ул Идел буе һәм Урал төбәге республикалары өчен вокал буенча кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертә.