Музыка

БАТЫР-БОЛГАРИ

БАТЫР-БОЛГАРИ

БАТЫ`Р-БОЛГАРИ` (Батыркаева) Луиза Миңнегали кызы (14.8.1953 ел, Свердлов өлкәсенең Арамиль районы Бобровка авылы), композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1978 елда Казан консерваториясенең композиция классын тәмамлый. 1981-1993 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбят редакторы булып эшли. Иҗатында төп урынны җырлар һәм театр музыкасы, симфония һәм камера-инструменталь әсәрләр алып тора. «Мин сине шундый сагындым» (Ф.Зыятдинова шигыре), «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту» (М.Галиев шигырьләре), «Син бит татар кешесе» (Г.Рәхим шигыре) җырлары аеруча киң таныла. Балалар һәм үсмерләр өчен әсәрләре бар.

Мюзиклларга, музыкаль комедияләргә көйләр яза. Композиторның әсәрләре «Кайту» (1991 ел), «Җырлап узган җәй» (1992 ел), «Яшьлегем канатында» (1993 ел) граммофон дискларында; «Төнге карлар», «Әгәр күзләремә син карасаң», «Туган телдә җырлыйбыз» (1996 ел) аудиокассеталарында; «Якты моңнар» (1988 ел), «Хәрефле шакмаклар» (1997 ел), «Сайра, моңлы сандугач» (2000 ел) исемле ноталы җыентыкларда тупланган.

Мәкаләдәге сылтамалар