АРХЕЙ (грекчадан archaios - борынгы), кембрийга кадәр булган дәвердәге иң эре ике стратиграфик бүлекнең түбәнгесе. «Архей» атамасы 1872елда Америка геологы Джеймс Дана тарафыннан кертелә. 1,5 миллиард еллар чамасы дәвам итеп, моннан 2,6 миллиард еллар элек тәмамлана. Архей токымнары борынгы платформалар нигезен хасил итә; платформа күтәрелгән урыннарда (Балтыйк, Канада щитлары), шулай ук геосинклиналь поясларда җыерчык төзелешле урыннарның үзәгендә җир өстенә чыгалар. Архей токымнарының составына биотит-амфиболлы һәм биотитлы плагиогнейслар, амфибол-биотит һәм биотит-амфиболлы кристаллик сланецлар, гиперстенлы плагиогнейслар керә.Архейның гнейс комплексы әче һәм нигез токымнар кереп кискәләнгән. Хромит, бакыр-никель, тимер рудалары, алтын чыганаклары архей токымнарына бәйле. Татарстан территориясендә архей токымнарының яше 2699±12 дән алып 3109±97 миллион елга кадәр дип исәпләнә. Архей утырмалары 1,8 км дан артык тирәнлектә ята. Үтә тирән скважиналар ярдәмендә ачылган катлам калынлыгы 4 км дан артык. Татарстан территориясендә архейга бәйле файдалы казылма чыганаклары табылмаган. Сибелмә минераллашу магнетит, ильменит, пирротин, пирит, гематит, графит һәм башка минераллардан гыйбарәт. 1850–5800 м тирәнлектә үтә тирән скважиналар бораулау нәтиҗәсендә архей токымнарында яргаланган һәм вакланган зоналардан торучы берничә дистә метрлар калынлыгындагы потенциаль коллектор участоклары табыла. Коллекторларда углеводородлар (нефть, битум, газлар) һәм бальнеологик үзлекле нык минераллашкан сулар бар.