Тарих

әл-ГАРНАТИ

әл-ГАРНАТИ Әбү Хәмид Мөхәммәт ибне Габдеррәхим әл-Андалуси (1080 ел, Гренада - 1169/1170 еллар, Сүрия), гарәп сәяхәтчесе. Европа, Урта һәм Үзәк Азия илләре буйлап сәяхәт кыла. 20 ел чамасы хәзәрләр шәһәре Саксинда яши, шуннан Идел буе Болгар дәүләтенә (1135-1136, 1150 елларда), рус кенәзлекләренә сәфәр чыга. «Мәгърибнең кайбер гаҗәеп хәлләрен бәян итү», «Акыл бүләге вә гаҗәеп хәлләр» хезмәтләре авторы. Аның хезмәтләрендә Көнчыгыш Европа, Идел буе Болгар дәүләте турында мәгълүматлар бар, Болгар шәһәре һәм анда яшәүчеләр хакында тәфсилләп бәян ителә, һәм анда Идел буе халыкларының легендалары һәм риваятьләре урнаштырылган.

Мәкаләдәге сылтамалар