Музыка

АБЯЗОВ Рөстәм Юныс улы

АБЯЗОВ Рөстәм Юныс улы

АБЯ`ЗОВ Рөстәм Юныс улы (29.3.1959 ел, Казан), скрипкачы, дирижёр, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты. 1982 елда Мәскәү һәм 1990 елда Казан консерваторияләрен тәмамлый. 1983–1986 елларда Татар филармониясендә солист, бер үк вакытта Казан музыка училищесендә укыта. 1986-1996 елларда Казан консерваториясе каршындагы Махсус музыка урта мәктәбе директоры. 1989 елдан «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестрын оештыра, аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры. Скрипкачы һәм дирижёр буларак Россия шәһәрләрендә, Украина, Молдавия, Венгрия, Германия, Испания, Франция һәм башка илләрдә гастрольләрдә була. Инструменталь һәм вокаль әсәрләр авторы. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Теги #дирижёр

Мәкаләдәге сылтамалар