АБДУ`ЛЛИН Рубин Кәбир улы (19.8.1950 ел, Йошкар-Ола шәһәре), пианист, органчы, педагог, Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең халык артисты.
Рубин Кәбир улы Казан консерваториясенең фортепиано бүлеген, Ленинград консерваториясенең орган бүлеген тәмамлый, Мәскәү консерваториясе каршында ассистентура-стажировка уза. 1973 елдан Казан консерваториясендә махсус фортепиано кафедрасы укытучысы, 1989 елдан ректор, профессор. Беренче татар органчысы. Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Таллин, Вильнюс, Рига, Пицунда шәһәрләрендә узган орган музыкасы фестивальләрендә катнаша, Германия, Италия, Англия, Швеция, Голландия һәм башка чит илләрдә гастрольләрдә була.