Музыка

АББАСОВ Азат Зиннәт улы

АББАСОВ Азат Зиннәт улы

АББА`СОВ Азат Зиннәт улы (19.1.1925 ел, Алабуга шәһәре – 11.10.2006 ел, Казан), җырчы, СССРның халык артисты. Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.

Ул Көнбатыш Европа, рус классиклары һәм хәзерге заман композиторларының операларында, оперетталарында, музыкаль комедияләрендә үзен героик-эпик,фаҗигале рухтагы партияләрне башкарырга сәләтле җырчы итеп таныта. Йөздән артык опера партиясендә

баш рольләрне башкара. Татар композиторларының «Алтынчәч», «Җәлил», «Түләк һәм Сусылу» (Н.Җиһанов), «Самат» (Х.Вәлиуллин), «Башмагым» (Җ.Фәйзи) әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә төп партияләрне башкарып, милли музыка сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. 1955-1962 елларда Татар академия театры сәхнәсендә К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен зур уңыш белән башкара. Актив рәвештә концерт эшчәнлеге алып бара, татар композиторлары С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарёвның вокаль әсәрләрен радио, телевидениедән башкара.

Азат Аббасов кабатланмас матур тембрлы тавышка ия җырчы; вокаль һәм актёрлык осталыкларын органик куша белүе белән башкару культурасының югары баскычына күтәрелә.

Теги #опера

Мәкаләдәге сылтамалар