Тәмте кылган даласы – ландшафтлы табигать истәлеге. Кама Тамагы районының Тәмте авылыннан көньяктарак урнашкан.
Тәмте кылган даласы – Идел елгасының уңъяк ярындагы коры үзәнле болыннар. Коры үзәнле болыннар атмосфера явым-төшемнәре ярдәмендә генә туенулары белән аерылып торалар, кайчандыр урман булган урыннарда барлыкка киләләр. Туфрак монда бик уңдырышлы түгел, шуңа күрә бары тик үләннәр генә үсә. Гадәттә, мондый болыннарны терлекләрне көтү өчен файдаланалар, чөнки алар яхшы көтүлекләр булып санала.
Ландшафтлы истәлек территориясендә 30 төргә якын дала үсемлеге билгеле. Шул исәптән Кызыл китапка кертелгән каурыйлы кылган үләне.
Чыганаклар:
http://oopt.aari.ru/oopt/Теньковская-ковыльная-степь
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/tenkovskaya-kovylnaya-step