Табигать белеме

Татар Димескәе аланы

Татар Димескәе аланы

Татар Димескәе аланы – урман буенда урнашкан болынлы дала, үләннәрнең күптөрле булуы белән кыйммәткә ия, региональ әһәмият алган табигать истәлеге.

Алан үзеннән 5 км ераклыкта урнашкан авыл (Бөгелмә районы) исемен йөртә. Бу урын – Татарстан рельефының аеруча калку өлеше (диңгез өсте тигезлегеннән 340 м биеклектә).

Аланда 100 дән артык төрдәге үсемлек үсә, шул исәптән сирәк очрый торганнары: рус төймәбашы, матур кылган, сары җитен, энәле канәфер, Кауфман тубалагы, Ипполит каеккузагы, Гмелин тәңкәяфрагы, кояш сөюче клаусия һәм башкалар. Матурлыкларына карамастан, аларны өзәргә ярамый.

Үсемлекләр дөньясы яхшы тасвирланган булса да, җирле фауна (монда яшәүче хайваннар) әлегә өйрәнелмәгән.


Чыганаклар:

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/tatarsko-dymskaya-polyana

http://oopt.aari.ru/oopt/Татарско-Дымская-поляна