Сөйки мәгарәләре – Татарстанның Кама Тамагы районындагы Сөйки тауларында 1958 елга кадәр булган мәгарәләр төркеме.
Система 8 мәгарәдән торган: Исемсез, Змей, Отвай-Камень (Вали-Камень) яки Кладовая, Су кызы, Коры, Боз, Удачинская. Куйбышев сусаклагычын төзегәндә, алар барысы да су астында калган.
Кайбер мәгарәләр яхшылап өйрәнелгән. Мәсәлән, Су кызы (240 м), Коры (70 м), Боз (45 м) мәгарәләре. Тикшеренүләр Казан университеты тарафыннан 1812 елдан алып барылган. Калганнары 1950 елда ук җимерелгән.
Мәгарәләр төбәкне өйрәнүчеләр тарафыннан тасвирланган, бертуган Чернецовлар, С. Мельников, Н. Головкинский кебек рәссамнар тарафыннан гәүдәләндерелгән.
1918 елда Сөйки мәгарәләрендә моңарчы ил эчендә беркайда да очрамаган сирәк минерал ольдгамит табылган.
Чыганак: