Таш мич мәгарәсе – бакыр табу эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән зур булмаган мәгарә. Татарстанның Зәй районында Урта Баграж авылында урнашкан. Аның камерасының озынлыгы 4 м дан артмый.
Бу урыннарда бакыр табу, 18 гасыр башында башланып, 1765 елда беткән дип санала. Бакыр рудниклары купец Подъячевныкы була. Хәзерге көндә Таш Мич мәгарәсенә керү юлы үләннәр белән капланган.
Бу урынның серлелеген гадәти булмаган исеме генә түгел, ә инде мәгарә белән бәйле легендалар да тәшкил итә. Бер төрлеләре – анда монгол басып алучыларыннан качучы болгарлар, икенчеләре Пугачёв яклылар яшеренгән дип күрсәтә. Шулай ук монда дин белән бәйле чаралар да үткәрелгән дип санала.
Чыганаклар: