Сусаклагыч – ул, төче су туплау өчен, кешеләр тарафыннан гадәттә елга үзәнендә эшләнгән сулык. Андый суны нигездә авыл хуҗалыгында кулланалар. Беренче сусаклагычлар безнең эрага кадәр Борынгы Мисырда, Месопотамиядә һәм Кытайда барлыкка килгән.
Сусаклагычлар төрле зурлыкта булырга мөмкин. Кайберләре берничә мең км2 га җитә, ә икенчеләре 1 км2 дан да кечерәк була (аларны «буа» дип йөртәләр).
Бүгенге көндә Татарстанда дүрт зур сусаклагыч бар: Карабаш, Зәй, Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычлары.
Карабаш сусаклагычы
Сусаклагыч 1957 елда төзелгән һәм Бөгелмә Зәе елгасында урнашкан. Аның мәйданы – 7,3 км2, ә күләме – 52,4 млн м3. Бу 2096 олимпия бассейны кадәр!
Бу сулыкның суын республиканың көньяк-көнчыгышында нефть чыгару сәнәгатендә кулланалар.
Сусаклагыч ярлары буенда ял итү зоналары урнашкан, балык тотарга да мөмкин: биредә чабак, корбан балыгы, җилем балык, алабуга, шыртлака, судак һ.б. балык төрләре яши.
Зәй сусаклагычы
– ул Зәй гидроэлектростанциясенең суыту сулыгы. Дала Зәе елгасындагы сусаклагыч 1962-1963 елларда тутырыла.
Сулыкның күләме – 63 млн м3, ләкин ул шуның белән кызыклы: андагы су беркайчан да тулысынча катмый, чөнки сулыкны җылы сулар туендыра.
Зәй сусаклагычы балыкка бай (18 төр очрый). Балыкчылар өчен корбан балыгы һәм чабак аеруча кыйммәткә ия. Шулай ук җирле суларда карп үрчетәләр.
Түбән Кама сусаклагычы
– Кама елгасында эшләнгән сусаклагычлар каскадының иң түбәнгесе ул. Сулык өлешчә Татарстан Республикасы чикләреннән чыга: аның сулары шулай ук Башкортстан һәм Удмуртия территориясенә дә керә.
Түбән Кама сусаклагычы 1978 елда Түбән Кама ГЭСы плотинасы (Яр Чаллы шәһәреннән ерак түгел) ярдәмендә булдырыла. Сулык тиешле тирәнлеккә 1979 елга кадәр тула.
Сусаклагычка Кама, Сөн, Ык, Минзәлә һәм Иж елгалары үзләренең суларын илтә. Шулай ук сулык кар сулары хисабына да туена.
Түбән Кама сусаклагычы энергетика, су транспорты, торак пунктларны су белән тәэмин итү өлкәләрендә һәм шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен кулланыла.
Биредә сәнәгать масштабларында корбан балыгы, судак, чуртан, чабак, густера, синец тотыла.
Сәламәтләнү максатларында җирле пансионатларга һәм ял итү базаларына барырга, «Түбән Кама» милли паркы урманнарында йөрергә мөмкин.
Сусаклагыч ярларында Яр Чаллы, Минзәлә һәм Менделеевск кебек шәһәрләр урнашкан.
Куйбышев сусаклагычы
– Европадагы иң зур сусаклагыч. Иделдә урнашкан. 1953 елда Тольятти шәһәре янында В.И. Ленин исемендәге Идел ГЭСы плотинасы белән елганы буып эшләнелә.
Куйбышев сусаклагычы Самара һәм Ульян өлкәләре, Татарстан Республикасы, Марий Эл һәм Чувашия территорияләрендә урнашкан.
Сусаклагыч ярларының озынлыгы 2604 км ны тәшкил итә. Бу Мәскәүдән Казанга кадәр булган арадан 3,5 тапкырга артык! Бик зур булуы сәбәпле, сулыкны Жигули диңгезе дип атыйлар (Жигули таулары атамасы буенча).
Сусаклагычка 100 гә якын елга, шул исәптән күп сулы Кама һәм шулай ук Нократ, Мишә, Зөя, Казансу, Зәй, Чишмә, Бөрсет, Актай, Бизнә елгалары һ.б. коя.
Куйбышев сусаклагычы энергетикага, авыл хуҗалыгына файда китерә, Татарстанда балыкның 90% ы биредә тотыла.
Сусаклагычның яр буенда Татарстанның башкаласы – Казан – урнашкан.
Чыганаклар:
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/gidrograficheskaya-set/vodohranilisha/vodohranilishe