Таштау ерым-сызалар системасы – төбәк әһәмиятендәге табигать истәлеге, Татарстанның Тәтеш районында Монастырский авылы янында урнашкан.
Әлеге ерым-сызалар системасы – туфракның эрозия нәтиҗәсендә ничек уңдырышлы катламын югалта алуына мисал бу. Барлыкка килгән ерым җимергеч факторлар тәэсирендә тирәнәя һәм 20 м га җитә. Әлеге процесска каршы торырга карагай, нарат һәм агачсыман кузаклы тал утырту ярдәм итә. Әкренләп ерымның сөзәклекләре имән, элмә, чикләвек куагы, миләш һәм болын үләннәре белән каплана.
Дымлы вакытта ерым-сызалар системасының төбе буйлап инешләр ага, коры һава торышы булганда, алар кибә.
Кырлар арасында урнашкан, үсемлекләр белән капланган урын хайваннар тормышында мөһим роль уйный башлый. Якын-тирәдә Кызыл китапка кергән төрләр, мәсәлән, кыр карчыгасы (карчыга кошлар семьялыгы кошы), дүдәк һәм зур кушаяк очрый.
Чыганак: