Табигать белеме

Ильинка сызасы

Ильинка сызасы

Сыза – ул, сөзәклекләре кәс белән капланган, коры яки вакытлыча су агымы булган үзәнлек.

Ильинка сызасы – 30 га мәйданлы региональ әһәмияткә ия табигать истәлеге. Атамасы Ильинский авылына (Яшел Үзән районы) якын урнашу сәбәпле бирелгән.

Туфрак бик нык дымланган булганлыктан, биредә сазлыклар һәм сазлана торган территорияләргә хас булган хайван һәм үсемлекләр бергәлекләре формалашкан.

Ильинка сызасы үзенең флорасы һәм фаунасы белән кызыклы. Лапландия талы, саз мәрсиде, күрән, тараксыман абага һәм мүк җиләге белән беррәттән биредә бөҗәкләр ашаучы уникаль үсемлек – түгәрәк яфраклы чыклы үлән дә очрый. Сызаның көнбатыш сөзәклеге өлешчә ылыслы һәм киң яфраклы агачлардан торган урман белән капланган, урман чатыры астында төрле абагалар үсә.

Җирле хайваннар дөньясын имезүчеләрнең 11 төре, кошларның 31 төре һәм амфибияләрнең 6 төре тәшкил итә. Татарстанның Кызыл китабына кыр карчыгасы, зур колаклы ябалак, һөдһөд, Брандт ярканаты һәм сирәк очрый торган матурлыкка ия махаон күбәләге кертелгән.

Чыганаклар:

https://kartaslov.ru/карта-знаний/Балка+%28рельеф%29

https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/ilinskaya-balka

http://oopt.aari.ru/oopt/Ильинская-балка