География

Торф

Торф

ТОРФ (немецчадан Torf)

Янучан файдалы казылма, сазлык шартларында җыелып тулысынча таркалып бетмәгән үсемлек калдыкларыннан барлыкка килә. Төсе сары-көрәннән кара-сорыга кадәр. Структурасы җепселсыман яки аморф халәтендә. Дымлылыгы 75–95 %. Күзәнәклелеге 70–80 % ка кадәр. Составы: минераль кушылмалар (балчык, кварц, гипс һ.б.) 18% , углерод – 60%, А битумы – 14%, гумин кислоталар – 47%, лигнин 30% ка кадәр, рН 2–7, көллелеге 11–15%. Торф көрән күмерләрдән дымлылыгының югары һәм үсемлек өлешләренең күбрәк булуы белән аерыла. Югары (калкулыклы урыннарда), түбәнге (елга һәм болын үзәннәрендә) һәм күчмә типларга; урман, урман-баткаклык һәм баткаклык астипларына; агачлы, күрәнле, мүкле һәм башка төрләргә аерылалар. Татарстан территориясендә сазлыклана башлаганнан алып тулысынча калын келәм белән капланган күл-сазлыклар киң таралган.

Торф чыганаклары елга тугайларына һәм террасаларына туры килә. Түбәнге типтагы чыганаклар (ресурсларның 95%ы), агачлы-үләнле һәм үләнле төрләр өстенлек итә. Файдалы горизонтларның калынлыгы 6,3 м га, озынлыгы 12 км га кадәр җитә. Торф составында югары концентрацияле Mn (1%), Cu (0,05% ка кадәр) һәм башка микроэлементлар бар. Якынча 900 чыганак ачыкланган, шуларның 201 е эшкәртелә, 685 чыганактагы запаслар 62 миллион тонна тәшкил итә.

1989 елда якынча 50 чыганак эшкәртелә (торф чыгару 2 миллион тоннага җитә), 2009 елда «Аккүл» (Тукай районы, 0,8 миллион тонна) чыганагы гына эшкәртелә. 10 ел эчендә 19 миллион тонна чыгарыла. Татарстан Республикасында торф, башлыча, эшкәртелмәгән килеш ашлама сыйфатында, туфрак мүлчәләү, теплица һәм парниклар өчен грунт һәм субстрат җитештерүдә, торф-кәсле келәмнәр, хайван һәм кошлар астына түшәмә буларак, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр саклауда файдаланыла.

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.