Музыка

ТАТАРСТАН РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ

ТАТАРСТАН РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ

ТАТАРСТА`Н РЕСПУ`БЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘ`Т ҖЫР ҺӘМ БИЮ` АНСА`МБЛЕ. 1937 елда хор капелласы буларак оеша. 1938 елдан – Җыр, бию һәм музыка ансамбле, 1957 елдан – ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, 1992 елдан хәзерге исемендә. 1991 елга кадәр Татар филармониясе составына керә.

Коллектив эшчәнлегенең төп максаты – милли вокаль һәм хореография сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү.

Ансамбльнең беренче концерты 1938 елның 30 апрелендә була, беренче гастрольләре 1939 елның җәендә Кавказ арты республикаларында уза. Сугышка кадәрге репертуарын татар халык җырлары эшкәртмәләре, татар композиторлары җырлары, рус халык җырлары һәм совет композиторларының татар телендәге җырлары; төрле халыкларның биюләре тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышы елларында ансамбль труппасы, концерт бригадаларына бүленеп, фронт һәм фронт алды зонасы сугышчыларына, тыл хезмәтчәннәренә йөзләгән тамаша күрсәтә. 1940 елның 2 нче яртысы – 1950 елда коллективның гастроль чыгышлар географиясе киңәя: Урта Азия, Казакъстан, Урал һәм Себер шәһәрләре, Украина, Молдавия.

1960–1990 елларда ансамбль Татарстан композиторлары белән актив хезмәттәшлеген дәвам итә. Татар халык көйләренең яңа эшкәртмәләре һәм автор җырлары, бию постановкалары барлыкка килә; вокаль-хореография композицияләре һәм тематик концерт программалары оештырыла.

Төрле елларда ансамбльдәге хормейстерлар: А.Бормусов, И.Грекулов, А.Мусина, С.Саттарова, Җ.Котдусов; балетмейстерлар: Ф.Гаскәров, Г.Таһиров, Ә.Кәлимуллин, А.Янкин, Ә.Нарыйков; җырчылар: Р.Тимерханова, Г.Гафиятуллина, Ә.Авзалова, С.Йосыпов, Т.Якупов, З.Әхтәмова, Н.Василова, Ш.Әхмәтҗанов, М.Садыйков, А.Туишева; биючеләр: Ф.Абдуллина, А.Бирючевский, М.Гатиятуллин, Ф.Гыймадиев, Ә.Кретова, Р.Габдрахманов, Р.Мостафина, Ф.Фәйзуллин, Т.Латыйфуллин, В.Кузнецов, А.Хәмитов, Л.Хәмитова һәм башкалар.

Ансамбль Төньяк Корея, Кытай, Монголия, Тунис, Италия һәм Мальта, Нигерия, Сенегал, Бенин, ГДР, Чехословакия, Япония, Йәмән, ГФР һәм Финляндия, Төркия, Франциягә гастрольләр белән бара. Халыкара һәм башка смотр, конкурс, фестивальләр лауреаты. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була. Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Теги #җыр

Мәкаләдәге сылтамалар