Тарих

СУАР

СУАР, Идел буе Болгар дәүләтендәге урта гасырлар (IX–XIV йөзләр) шәһәре. Язма чыганакларда X йөздән башлап искә алына. 948–975 елларда Суар бәклегенең башкаласы, акча сугу урыны. Соңрак Идел буе Болгар дәүләте составына керә, дәүләтнең эре сәяси, икътисади һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Халкы игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә. 1236 елда Батый хан гаскәрләре тарафыннан басып алына. XIV йөз ахырына элеккеге сәяси һәм икътисади әһәмиятен югалта, XV йөздә яшәүдән туктый. Шәһәрнең археологик калдыкларын хәзерге Спас районы Кузнечиха авылы тирәсендәге Суар шәһәрлеге белән бәйләп карыйлар.