Музыка

СӘЛИМҖАНОВ Марсель Хәким улы

СӘЛИМҖАНОВ Марсель Хәким улы

СӘЛИМҖА`НОВ Марсель Хәким улы (7.11.1934 ел, Казан – 26.3.2002 ел, шунда ук), драма актёры, режиссёр, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм СССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы. 1957 елда Казан университетының юридик факультетын, 1962 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.

1964 елда Казан ТЮЗының сәнгать җитәкчесе була. 1966 елдан Татар академия театрының баш режиссёры. Биредә эшләү дәверендә, Сәлимҗанов татар, рус һәм чит ил классикларының әсәрләрен сәхнәләштерә. Ул куйган спектакльләр үзләренең үзенчәлекле укылышлары, заманча яңгырашлары белән аерылып торалар.

Татар академия театрында 70 тән артык спектакль куеп, шул исәптән Т.Миңнуллинның 17 пьесасын, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, Р.Ишморат, яшь татар драматургларыннан Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, З.Хәким, М.Гыйләҗев, Р.Зәйдулла һәм башкаларның әсәрләрен сәхнәләштереп, Сәлимҗанов татар театрының заманча драматургиягә нигезләнгән төпле репертуарын булдыра. Режиссёрның рухы, сәнгатьчә чаралар һәм жанрлар төрлелеге ягыннан үтә заманча иҗаты татар театры сәнгатен баета, аны дөнья театры киңлегенә чыгара, алга таба үсеш юлларын билгели. Сәлимҗанов Татарстан Республикасының башка театрлары сәхнәләрендә дә спектакльләр, теле-радиоспектакльләр куя, массакүләм театральләштерелгән тамашалар һәм концертларда режиссёр буларак чыгыш ясый. 1964 елдан Казан театр училищесында, 1990 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, профессор. ТАССРның Г.Тукай исемендәге, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре, Россиянең Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» милли бүләге лауреаты. Дуслык ордены белән бүләкләнә. Аның истәлегенә Татар академия театры фойесында бронза бюсты, Актёрлар йортына истәлекле такта куела. 2014 елда Татарстанда М.Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге булдырыла.

Мәкаләдәге сылтамалар