Тарих

СӘМӘНДӘР

СӘМӘНДӘР (Самандар), Төньяк Кавказда Хәзәр каганлыгындагы урта гасырлар шәһәре. Чыганакларда VIII йөздән, еш кына гарәп-хәзәр сугышлары белән бәйле рәвештә искә алына. Шәрекъ галимнәре әл-Истәхри һәм ибне Хәүкәлнең X йөзгә караган хезмәтләрендә Хәзәр иленең мөселманнар күпләп яшәгән һәм мәчетләре булган зур шәһәре дип телгә алына. Шәһәр яшеллек һәм йөзем бакчаларының күплеге белән дан тота. 720–730 елларда – Хәзәр каганлыгының башкаласы. 968–969 елларда Киев кенәзе Святослав гаскәре тарафыннан яулап алына һәм җимертелә.

Мәкаләдәге сылтамалар