Тарих

АШЛЫ

АШЛЫ, урта гасырлар (XII–XIII йөзләр) Идел буе Болгар дәүләте шәһәре (рус чыганакларында – Ошель). Феодаль округның эре сәяси һәм икътисади үзәге. Кайбер тарихи язмаларда болгарларның борынгы шәһәре буларак теркәлгән. 1220 елда Ашлыга кенәз Святослав Всеволодович җитәкчелегендәге рус гаскәрләре һөҗүм итә. Озак кына каршы торганнан соң, Ашлы алына һәм яндырыла.

Мәкаләдәге сылтамалар