Музыка

«ҖӘЛИЛ»

«ҖӘЛИЛ»

«ҖӘЛИ`Л», героик-трагик опера-поэма, 7 күренештә. Н.Җиһанов музыкасы, Ә.Фәйзи либреттосы. Беренче мәртәбә 1957 елның 15 маенда Татар опера һәм балет театрында куела. Шул ук елның 29 маенда Мәскәүнең К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театрында күрсәтелә.

Операның төп герое – татар патриот шагыйре М.Җәлил. Сюжет нигезендә шагыйрьнең «Моабит дәфтәре» ята. Опера авторы М.Җәлилнең героик язмышын, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын, аның герой-шагыйрь образын күпкырлы, бик көчле һәм ышандырырлык итеп тасвирлый.

Җәлил шигырьләре ария һәм вокаль номерларның нигезен тәшкил итә. Операның 7 күренешендә дә «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләр эпиграф булып яңгырый. Әсәр опера-поэма жанрында иҗат ителгән һәм монологик үзенчәлеккә ия. Җәза көнен көтеп, Моабит төрмәсендә газапланучы герой үзенең тормышындагы иң якты хатирәләрне исенә төшерә, шул истәлекләр сәхнәдәге вакыйгаларны гәүдәләндерә. Опера көйгә бай һәм тәэсирле. Аның милли колоритлы нигезен татар халык җырлары тәшкил итә. Төрле милләт вәкилләре – опера персонажлары образларын тудырганда әсәрнең музыкаль палитрасы рус, казакъ, чуаш, француз халыкларының музыка элементларын куллану исәбенә баетыла.

«Җәлил» операсы совет һәм чит ил опера һәм балет театрлары сәхнәләрендә күп тапкырлар куела. «Җәлил» операсы Татар опера һәм балет театрының даими репертуарына кертелә.