Тарих

КУБРАТ ХАН

КУБРАТ ХАН (? — 640 нчы еллар), Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы һәм аның идарәче (632 елдан). Чыгышы белән идарә итүче огур (төрки-огур) Дуло ыруыннан. Кайбер мәгълүматлар буенча, беркадәр Константинопольдә император сараенда яши, император Ираклий белән дустанә мөнәсәбәттә була. 605–630 елларда Төрки каганлык составындагы бәклек идарәчесе, каганлык көчсезләнә башлагач, үз сәясәтен үткәрә, аварлар белән сугышлар алып бара. Аварларга каршы император Ираклий белән союз төзи. Константинопольдә чукындырылган булуы да ихтимал (619 ел). 629–630 елларда аварларны җиңүгә ирешә. Византия каршындагы казанышлары өчен аңа дәүләт хезмәтендәге аксөякләр титулы — патрикий исеме бирелә. 632 еллар тирәсендә Төрки каганлыктан бәйсезлеккә ирешә һәм мөстәкыйль Бөек Болгар дәүләтенә нигез сала.

Мәкаләдәге сылтамалар