Тарих

ТИМЕР ГАСЫР

ТИМЕР ГАСЫР

ТИМЕР ГАСЫР, кешелек тарихының тимер металлургиясен беренчел үзләштерүгә бәйле этабы. Таш гасырга һәм бронза гасырга алмашка килә. «Тимер гасыр» атамасын фәнни әйләнешкә 1830–1850 елларда археолог К.Ю.Томсен кертә. Бер төркем галимнәр тимер гасыры башлануны теге яки бу төбәктә беренче тимер эшләнмәләр барлыкка килү белән, икенчеләре – даими рәвештә тимер җитештерелә башлау белән, өченчеләре – бронза хезмәт һәм сугыш коралларының тимердән эшләнгәннәре белән кысрыклап чыгарылуына бәйләп карыйлар. Тимер гасыры ахырын археологларның күпчелеге Халыкларның бөек күчеше чорына (II–VI йөзләр) нисбәт итә.

Борынгы кеше башта саф килеш табылган металл һәм метеорит тимер белән таныш була. Соңрак тимер алу өчен төп материал булып тимер рудалары: карбонатлы (тимер шпаты), гематитлы (кызыл тимер рудасы), магнетитлы (магнитлы тимер рудасы), лимонитлы (көрән тимер рудасы) яисә башка металлурглар тарафыннан барысыннан да ешрак кулланылган сазлык рудалары хезмәт итә башлый.

Баштарак тимер сугыш һәм хезмәт кораллары бронзадан эшләнгәннәреннән кайтышрак була, шуңа күрә тимер эшләнмәләрнең сыйфатын яхшырту максатында махсус алымнар кулланыла башлый: цементлау (углерод белән туендыру), пакетлау (тимер калай кисәкләрен беркетү, эретеп ябыштыру). Эретелгән тимер өеме яңадан чүкеп ясау юлы белән күчереп йөртү, алмашу, сату өчен уңайлы (очлы башлы дүрт кырлы кисәкле) бер формага китерелә. Бронза гасырында башланган тимер үзләштерү процессы шактый озакка сузыла. Металлургиянең иң борынгы чыганаклары Шәрекъ илләрендә урнашкан була. Урта Идел буенда тимер гасыр культурасы фин-угор кабиләләренә бәйләп карала.

Тимер куллана башлау игенчелек һәм терлекчелекнең роле күтәрелүгә китерә. Ә ит ризыклары җитештерү чыганагы буларак, аучылыкның роле кими, тик урман зонасына кергән кайбер урыннарда кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулау үсеш ала.

Безнең эраның I меңьеллыгында тимер һәм корычның Урта Идел буенда киң таралыш алуы кискен техник үзгәрешләргә китерә: шактый зур урман мәйданнарын чәчүлек җирләр өчен әзерләүгә, туфрак эшкәртүне яхшыртуга мөмкинлекләр туа; һөнәрчелек үсеше, аерым алганда тимерчелек һәм кораллар җитештерү, тизләнә төшә. Торак төзелеше, транспорт чаралары (суднолар, зур экипаж) җитештерү, төрле кирәк-яраклар ясау өчен агач эшкәртү камилләшә. Юллар төзү активлаша, товар алмашу киңәя.

Мәкаләдәге сылтамалар