География

Флора

Флора

ФЛО`РА

Нинди дә булса территориядә (акваториядә) үсүче яки үткән геологик чорларда үскән үсемлек төрләренең тарихи рәвештә барлыкка килгән җыелмасы.

Татарстан флорасы 578 ыругка, 124 семьялыкка, 78 рәт, 8 класс һәм 5 бүлеккә караган көпшәле үсемлекләрнең 1610 төрен берләштерә. Шуларның 37 төре споралы үсемлекләр (плаунсыманнар, наратбашсыманнар), 6 төр ачык орлыклылар, 1567 төр ябык орлыклылар яки чәчәкле үсемлекләр.

Төр төрлелеге буенча иң күп санлы семьялыклар: оешма чәчәклеләр яки кашкарыйчалар (236 төр), кыяклылар яки йончалылар (149), кузаклылар (93), роза чәчәклеләр (91), күрәнчәләр (83), әвернә чәчәклеләр (80), канәферчәләр (67), сыраҗчалар (59), иренчәчәклеләр (55), чатырчәчәклеләр (45), казаякчалар һәм алабутачалар (39 ар), карабодайчалар (35), сәхләбчәләр һәм кыярчалар (30 ар).

Фитоценотик ярашканлык буенча Татарстан Республикасы флорасында урман, болын, дала, сазлык, су һәм су яны, кыр-чүп үлән, рудераль төрләрне билгелиләр, алар тереклек тирәлегенең киң спектрын тәшкил итәләр һәм үсемлекләр бергәлеге барлыкка китерәләр.

Мәкаләдәге сылтамалар

Татарстан табигате

Татарстан – ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.