География

Фауна

Фауна

ФА`УНА, билгеле бер территориядә (акваториядә) яшәүче хайван төрләре җыелмасы.

Татарстан Республикасы фаунасы умырткалыларның 470 тән артык төрен берләштерә: балыклар (50 дән артык төр), җир-су (11), сөйрәлүчеләр (8), кошлар (321), имезүчеләр (75–81), шулай ук умырткасызларның күпсанлы төрләре (иң түбән төзелешлеләр, болытсыманнар, эчәккуышлылар, моллюсклар, буынтыгаяклылар һәм башкалар).

Умырткалылар фаунасында төп 4 төркемне билгелиләр: тайга урманнарында (соры гөберле бака, үлән бакасы, тереләй тудыручы кәлтә, гади кара елан, суер, чукрак күке, кара һәм өч бармаклы тукран, карабүрек, чыршы чукыры, очкалак тиен, борындык, селәүсен, поши), киң яфраклы урманнарда (буа бакасы, җизбаш, урман күгәрчене, яшел тукран, кара миләш чыпчыгы, кара уткойрык, ак муенлы чебенче, шәүлегән кош, чикләвек йоклачы, зур йоклач), далаларда (яшел гөберле бака, җитез кәлтә, дала кара еланы, балабан, дала торымтае, дала каракошы, кыр, болын һәм дала карчыгасы, соры көртлек, зур шөлди, сары корташар, һөд-һөд, таш чыпчыгы, болын купшысы, үр куяны, байбак, тимгелле һәм зур йомраннар, дала тычканчыгы, зур кушаяк, сукыр әрлән, соры әрлән, Эверсман әрләне, корсак, дала көзәне), су һәм су яны тирәлегендә яшәүчеләр (балыклар, тритоннар, яшел бакалар, тузбаш, саз ташбакасы, гагаралар, чомгалар, соры челән, үрдәкләр, казлар, аккошлар, акчарлаклар, крачкалар, куликлар, балыкчы карчыга, елга каракошы, саз карчыгасы, кара тилгән, соры торна, көтүче кош, кашкалак, су тавыгы, сазлык ябалагы, яр чыпчыгы, яр карлыгачы, песнәк, су тургае, күктүш, су чикерткәсе, камыш чыпчыклары, чәперчек, камыш һәм имәнлек чыпчыгы, гади шолган, төн ярканатлары,сусар, чәшке, кама, кондыз, ондатра, су тычканы, кабан дуңгызы, поши).

Фаунаның кушылу (яшел һәм зур йомран янәшә яшиләр), «далалану» — көньяк дала төрләренең төньякка һәм көнчыгышка таба хәрәкәте (яшел гөберле бака, сасы бака, дала көзәне һәм башкалар), синантропизация – хайваннарның (соры козгын, йорт тычканы һәм башкалар) кеше янында яшәүгә яраклашуы көчәю процесслары бара.