Экология

Экологик бәла-каза

Экологик бәла-каза – әйләнә-тирә мохитнең тигезләнеш халәтен җитди бозуга китергән табигый бәла-каза яки сәнәгать авариясе ул.

Экологик бәла-казалар, гадәттән тыш экологик хәлләр кебек үк, килеп чыгышы буенча техноген һәм табигый булырга мөмкин. Мәсәлән, Камчаткада ике янартау атылу нәтиҗәсендә 8 км биеклеккә көл һәм газ атыла, лава агып чыга, янартау шартлаулары һәм җир тетрәүләре була. Нәтиҗәдә тирә-як көл катламы белән каплана, бу территориядә урнашкан 60 м тирәнлектәге һәм диаметры 4 км чамасы булган күлдәге су агулана, балыклар һәлак була. Көчле давыллар, яңгырлар булганда, гадәттә, җилнең тизлеге көчәя. Нәтиҗәдә елгаларда суның биеклеге арта, елга ярлары буйлап урнашкан торак пунктларны, үләт базларын, пестицидлар, ягулык саклау урыннарын һ.б. су баса.