Экология

Экологик авария

Экологик авария

Экологик авария – ул гамәлдәге технологик регламентлар һәм кагыйдәләрдә каралмаган һәм әйләнә-тирә мохиткә зарарлы матдаләр чыгарылу, бәреп чыгулар белән үткән производство яки транспорт ситуациясе. Экологик аварияләрне барлыкка килү чыганаклары, йогынты өлкәсе (сулыклар, һава, туфрак), китерелгән зыянның күләме буенча классификациялиләр.

Экологик аварияләргә химик матдаләрнең чыгарылуы һәм агызылуы, шартлаулар һәм янгыннар; биналарның кинәт ишелүе, транспорт һәлакәтләре һ.б. керә.