Тарих

АНАНЬИНО КУЛЬТУРАСЫ

АНАНЬИНО КУЛЬТУРАСЫ

АНАНЬИНО КУЛЬТУРАСЫ тимер гасырда (безнең эрага кадәр VIII–III йөзләр) Чулман, өлешчә Идел, Нократ һәм Агыйдел елгалары бассейннарында яшәүчеләргә нисбәтле археологик культура. Атамасы 1858 елда Алабуга шәһәре янындагы Ананьино каберлеге тикшерелгәч бирелә. Халкы игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, аучылык белән көн күргән. Алар бакыр, бронза һәм тимер эретә белгәннәр: бронза һәм тимердән ук, сөңге очлыклары, хәнҗәр, пычак, бронза балталар шул хакта сөйли; сөяктән эш кораллары,уемлы һәм үрелмә бизәк төшерелгән түгәрәк төпле балчык савыт-сабалар ясаганнар, йоннан һәм үсемлек сүсләреннән тукымалар тукыганнар. Кавказ, Себер кабиләләре, скифлар, сарматлар һәм башка халыклар белән сәүдә эшләре алып барганнар. Торулыклары элегрәк елга тамакларында, соңрак елга борылышларындагы биек яр өсләрендә, борыннарда урнашкан, җир-балчык өемнәре, тирән чокырлар, коймалар белән уратып алынган. Кайбер торулыкларда торак һәм хуҗалык корылмалары калдыклары табылган. Тораклар, нигездә, җир өстендә, сирәк кенә яртылаш җиргә иңдерелеп төзелгән, квадрат яки турыпочмак рәвешендәге өйнең уртасында зур ташлар белән әйләндереп алынган учак янган.

Мәкаләдәге сылтамалар