Тарих

ГАБДЕЛЛАТЫЙФ

ГАБДЕЛЛАТЫЙФ (1475 тирәсе), Казан ханы (1496-1502). Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең улы, Мөхәммәдәминнең энесе. 1485 елда әнисе аны үзе белән Кырымга алып китә, Бакчасарайда яши. 1490 еллар башында Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III кә хезмәткә җибәрелә, бөек кенәз аңа уделга Звенигород шәһәрен бирә. Мамык ханнан соң, Казан аксөякләренең ярдәме белән, Казан тәхетенә утыра. Тышкы сәясәттә Мәскәүгә карап эш йөртә. 1499 елда Себер ханлыгына йөз тоткан Казан аксөякләре Урак бәк җитәкчелегендә фетнә оештыргач, аны бастыра. 1500 еллар башында Мәскәүгә бәйле булмаган сәясәт үткәрергә омтыла, ләкин Мәскәүгә йөз тоткан, башында карачыбәк Колмөхәммәд торган Казан аксөякләренең каршылыгына очрый. Ул тәхеттән төшерелә һәм Белоозеро шәһәренә сөрелә. 1510 ның җәендә Нурсолтанның Мәскәүгә уңышлы сәфәреннән соң Мәскәү кенәзлеге белән Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыргач, Мәскәүгә кайтарыла.

Мәкаләдәге сылтамалар