Зариф Алимов — кыю сугышчы, танк командиры! Ул Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәшә һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (1945).
Зариф Закир улы Алимов 1921 елда ТАССРның Яңа Кәкерле авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда тракторчы булып эшләгән. 1940 елда армиягә алына.
Сугышчан юлы
✔ 1941 елдан — фронтта, 4 тапкыр яралана!
✔ 1944 елда Румынияне азат итү сугышларында чын батырлык үрнәге күрсәтә:
Әлеге батырлыгы өчен аңа 1945 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Ләкин бүләк иясенә килеп ирешә алмый — 1945 елның 31 гыйнварында батыр командир Венгрия җирләрендә барган сугышта һәлак була.
1945 ел - Советлар Союзы Герое исеме һәм «Алтын йолдыз» медале
1945 ел - Ленин ордены
1944 ел - I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
1943 ел - II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
1944 - Кызыл Йолдыз ордены
Зариф Алимов — яу кырында тәвәккәллек һәм кыюлык үрнәге! Аз санлы взвод белән дә зур җиңүгә ярдәм итә!
"Батырлар үлми — алар йөрәкләрдә яши!"