ЮЛТЫ`ЕВА Нинель Даут кызы (3.2.1926 ел Уфа шәһәре – 23.11.2014 ел, Казан), балет артисты, балетмейстер, педагог, профессор, РСФСРның, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
Санкт-Петербургта Пётр исемендәге фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы. 1949 елда – Ленинград хореография училищесен, 1972 елда Ленинград консерваториясенең балетмейстерлык бүлеген тәмамлый. 1941–1946 елда Башкорт опера һәм балет театры солисты, 1946–1966 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, 1969–1973 елларда баш балетмейстеры. 1972–1998 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында хореография кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1974–1977 елларда, Каһирә балет труппасында балериналар классы педагогы, баш балетмейстер һәм сәнгать җитәкчесе. 1981–1983 елларда Каракас шәһәрендәге (Венесуэла) Симон Боливар исемендәге мәдәният үзәгендә Тереза Кареньо исемендәге театрның балет труппасы балетмейстер-педагогы, 1988–1989 елларда Каһирә югары балет институтының сәнгать җитәкчесе. 1998 елдан Казан хореография училищесенең сәнгать җитәкчесе. Югары профессиональ хореография техникасы, ул иҗат иткән тирән эчтәлекле сәхнә образлары аны оста биюче буларак ача. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев ордены, медальләр белән бүләкләнә.