ЯРУ`ЛЛИН Фәрит Заһидулла улы (1.1.1914, Мамадыш өязе Кече Сон авылы, башка мәгълүматлар буенча Казан. – 17.10.1943 ел, Беларусь Республикасы Витебск өлкәсенең Дубровно районы Түбән Тухиня авылындагы «Рыленки» мемориаль комплексында җирләнә), композитор.
1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Камера-инструменталь, камера-вокаль әсәрләр, татар халык җырлары эшкәртмәләре авторы. Татар музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин милли балетка нигез салучы буларак килеп керә. Ул иҗат иткән беренче татар балеты «Шүрәле» 1945 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Балет илебездә һәм чит илләрдә киң танылу ала, татар музыка культурасының алтын фондын тәшкил итә. Фәрит Яруллин иҗаты татар милли балеты үсешенә билгеле бер йогынты ясый. Аның музыкасы мелодика һәм гармония өлкәсендә яңалыгы, музыкаль фикерләү масштабы, татар халык музыкасы традицияләренең гомумиләштерелүе, интонацион байлыгы белән аерылып тора.