Сазлыкка әйләнү – су агуның кыенлашуы, грунт суларының биеклеге күтәрелү, парга әйләнү шартларының начараюы аркасында туфрак һәм грунтлар дымлылыгының артуы ул.
Сазлыкка әйләнү ике төрле була – коры җирнең сазлыкка әйләнүе һәм сулыкларны үлән басу.
Коры җирнең сазлыкка әйләнүе артык дымлану очрагында һәм уңай геоморфологик шартларда була (иңкүлекләр). Коры җирнең сазлыкка әйләнүенең 2 төре бар: территорияне сулыклардан, явым-төшемнәрдән килгән су басу һәм грунт сулары күтәрелү нәтиҗәсендә су басу. Елга, күл, диңгез сулары терәлеп торган урынның түбән рельефы шартларында ярларны баса. Шулай ук су басу, яхшы дренаж булмаганда, явым-төшемнәрнең парга әйләнүгә караганда күбрәк булуы белән аңлатылырга мөмкин (тундрадагы сазлыклар).
Грунт сулары биеклеге арту белән бәйле су басулар нинди дә булса ясалма чаралар – сусаклагычлар кору, артык сугару һ.б. – аркасында килеп чыга.
Сулыкларның сазлыкка әйләнүе гадәттә ярлардан башлана. Сулыклар төбенә балчыклы кисәкчекләр, су организмнары калдыклары утыра, алар әкренләп органик ләмгә – сапропельгә – әверелә. Сулык саега, анда югары төзелешле үсемлекләр үсә башлый. Үсемлек калдыкларының тулысынча таркалмавы торф барлыкка килүгә китерә. Әкренләп сулык сазлыкка әверелә.