Институт агач материалларын су буйлап күчерү технологияләрен булдыра һәм шул процессларны оештыра, су мохитен һәм яр буе территорияләрен саклау белән шөгыльләнә.
1928 елда Казанда сал агызу тәҗрибә станциясе – агач материалларының су юлы буйлап күчерелүен өйрәнә һәм бу процесс өчен яңа методлар уйлап таба торган учреждение төзелә.
1933-1964 һәм 1989-1991 елларда оешма Су урман транспорты үзәк фәнни-тикшеренү институтының Идел-Кама бүлеге буларак эшли.
2002 елдан - хәзерге атамасында.
1991 елга кадәр институт составында 14 бүлекчә исәпләнә. Алар арасында фәнни тикшеренүләр һәм конструкторлык бүлекләре, шулай ук продукциянең яңа үрнәкләрен эшләү һәм сынау өчен эксперименталь-җитештерү заводы була.
2001 елдан институтта фәнни тикшеренүләрнең 3 бүлеге эшли:
урман складлары һәм чимал биржалары (урман складларында һәм сәүдә мәйданчыкларында агач материалларын кабул итү, саклау, озату һәм исәпкә алу өчен җаваплы);
техника белән җиһазландыру (урман сәнәгате өчен яңа технологияләр һәм җайланмалар эшләү белән шөгыльләнә);
су мохитен саклау.
Институт ясаган фәнни ачышлар Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә предприятиеләрендә файдаланыла.
Институтның 1500 дән артык авторлык таныклыгы һәм уйлап табуларга 2 патенты (раслагыч кәгазь) бар.
2016 елда институтта 27 кеше эшләгән.