Владимир Васильевич Марковников (1837-1904) – химик-органик, Рус химия җәмгыятен төзүчеләрнең һәм Мәскәү химия мкәтәбенә нигез салучыларның берсе.
В.В. Марковников Түбән Новгород губернасының Княгинин шәһәрендә туган. Түбән Новгородның Александров дворян институтында белем ала. 1856 елгы чыгарылыштан соң, Казан университетына юридик факультетка укырга керә. Өченче курста атаклы химик А.М. Бутлеров йогынтысында үзен химиягә багышларга була. 1860 елда Казан университетын тәмамлый, лаборант (техник хезмәткәр) булып эшләргә кала.
1862 елдан В.В. Марковников химия буенча лекцияләр укый башлый. 1865 елда «Об изомерии органических соединений» темасына магистрлык диссертациясе яклый, химия магистры була.
Профессорлык эшенә әзерләнгәндә, Германиягә барып кайта (1865-1867 еллар). Анда ул күренекле химиклар – А. Байер (Берлин), Р. Эрленмейер (Гейдельберг) һәм А. Кольбе (Лейпциг) лабораторияләрендә була.
1867 елдан В.В. Марковников Казан университетында укыта, 1869 елдан Казан университетының химия кафедрасында мөдирлек вазыйфасына керешә.
1869 елда «Материалы к вопросу о взаимном влиянии атомов в химических соединениях» темасына докторлык диссертациясе яклый. Бер елдан соң ул химия кафедрасында даими профессор дәрәҗәсендә була.
1871-1873 елларда – Одессада Новороссия университеты профессоры. Анда ул органик химия буенча лекцияләр укый, химия лабораториясе белән җитәкчелек итә, гомумән химия буенча барлык дәресләрне дә җитәкли.
1873 елдан башлап гомеренең соңгы елларына кадәр Мәскәү университетында эшли. Физика-математика факультетының төп химия кафедрасын җитәкли. В.В. Марковников химияне укытуны тулаем үзгәртә. Аның инициативасы буенча химия лабораториясендә яңа җиһазлар пәйда була, ә 1875 елдан ул аны икегә бүлә: органик булмаган химия лабораториясе (тере булмаган табигать химиясе) һәм аналитик (катнашмаларны өйрәнә) белән органик химия лабораториясе (углерод химиясе). 1887 елда В.В. Марковников «Нормальный курс аналитической химии» дәреслеген бастырып чыгара.
В.В. Марковников химия сәнәгате үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. 1880 елда ул беренче мәртәбә рус нефтьләре составын тикшерә-өйрәнә башлый, нефть химиясенә, фән буларак, әнә шулай нигез салына. Галим органик матдәләрне (үсемлекләр белән тере хайван организмнары нигезе) өйрәнүнең һәм чыгарып алуның бик күп яңа ысулларын эшләп калдыра.
В.В Марковников – 1868 елда Рус химия җәмгыятен төзүчеләрнең берсе. 1884-1891, 1895-1903 елларда ул шулай ук Табигатьне яратучылар җәмгыятенең химия бүлеге, шулай ук антропология (кешенең килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнә), этнография (халыкларны һәм аларның мәдәниятләрен өйрәнә) бүлекләренең рәисе дә булып тора. 1901 елдан Мәскәү рус техник җәмгыяте бүлекчәсе, текстиль сәнәгате химиклары фәнни җәмгыятенең Шәрәфле әгъзасы.
1883 елда В.В. Марковников нефть химиясен өйрәнүе өчен П.А. Ильенков исемендәге премия белән бүләкләнә. 1900 елда нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Нобельнең алтын медаленә лаек дип табыла.
В.В. Марковников тырышлыгы белән 1901 елда Россиянең химия тарихына багышланган «Ломоносовский сборник» басылып чыга.