Владимир Александрович Энгельгардт (1894–1984) – биохимик, химия фәннәре докторы, академик, Социалистик Хезмәт Герое.
В.А. Энгельгардт табибләр гаиләсендә туа. Балачагын Ярославльдә үткәрә, Левицкая хосусый гимназиясендә һәм Ярославль гимназиясендә укый, аны 1913 елда көмеш медаль белән тәмамлый. Чыгарылыштан соң булачак галим Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә. Әмма медицина белән шөгыльләнү теләге җиңә, һәм ул беренче курстан соң медицина факультетына күчә. Тагын әле 1916-1917 елларда Мәскәү халык университетында А.Л. Шанявский лекцияләрен дә тыңлый.
1919 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң Гражданнар сугышында табиб сыйфатында катнаша, ә аннары кыр госпитале җитәкчесе итеп билгеләнә. 1921 елда демобилизацияләнә (хәрби хезмәтен туктата) һәм Мәскәүдә Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Биохимия институтына бүлек мөдире итеп билгеләнә.
1929 елда В.А. Энгельгардт Казанга күчеп килә, Казан университетының медицина факультетында биохимия кафедрасы мөдире була. 1933-1935 елларда кабат Мәскәүгә китә. Анда аны башта СССР Фәннәр академиясе Хайваннар биохимиясе һәм физиологиясе лабораториясенең өлкән гыйльми хезмәткәре, ә соңрак – Мәскәү университеты биология факультетының хайваннар биохимиясе кафедрасы профессоры һәм бер үк вакытта – И.П. Павлов исемендәге физиология институтының хайваннар күзәнәге биохимиясе лабораториясе мөдире, СССР Медицина фәннәре академиясе Эксперименталь медицина институтының биохимия бүлеге мөдире итеп билгелиләр.
1959 елда В.А. Энгельгардт СССР Фәннәр академиясенең Молекуляр биология (күзәнәктә нәселдәнлек мәгълүматын саклау, тапшыру һәм гамәлгә кертү механизмнарын өйрәнә) институтын оештыра һәм аның җитәкчесе була. Хәзер бу институт аның исемен йөртә.
Галимнең казанышлары лаеклы бәяләнә. 1944 елдан ул – Медицина фәннәре академиясе академигы, 1946 елдан - СССР Фәннәр академиясенең биология фәннәре бүлеге буенча мөхбир әгъзасы (кече әгъзасы), 1953 елдан СССР Фәннәр академиясе академигы. 1957 елда В.А. Энгельгардтны Радиация һәм физик-химик биология институты директоры итеп билгелиләр. Бу вазыйфада ул 1984 елга кадәр эшли.
1944 елдан В.А. Энгельгардт галим һәм педагог кына түгел, “Биохимия” журналы мөхәррире дә. 1966 елдан ул “Молекулярная биология” журналын чыгара башлый.
В.А. Энгельгардт – илдә молекуляр биологиягә нигез салучыларның берсе. Ул сулау һәм әчү процессларының ничек бәйләнештә булуын аңлата; витаминнар җитештерү, аксымнар табу химиясе һәм технологияләрен өйрәнүгә зур өлеш кертә. В.А. Энгельгардтның эритроцитлар (үпкәдән кислородны бөтен организмга күчерүче кызыл кан күзәнәкләре) алмашы буенча хезмәтләре канны саклау технологиясен табарга булыша.
В.А. Энгельгардт күп кенә чит ил фәннәр академияләре һәм фәнни җәмгыятьләре әгъзасы була.
Молекуляр биология институты аның хөрмәтенә аталган. В.А. Энгельгардт исемендәге алтын медаль бар, ул молекуляр биология өлкәсендәге күренекле хезмәтләр өчен бирелә.