Тарих

ВИЗАНТИЯ ДИПЛОМАТЫ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ ПРИСК ПАНИЙСКИЙ (V ГАСЫР) АТТИЛА МӘҖЛЕСЕ

ВИЗАНТИЯ ДИПЛОМАТЫ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ ПРИСК ПАНИЙСКИЙ (V ГАСЫР) АТТИЛА МӘҖЛЕСЕ

Без билгеләнгән вакытта төшке ашка килдек... Шәрабчеләр, алардагы гореф-гадәтләре буенча, безгә дә урыннарга утырыр алдыннан дога кылсын өчен кубок бирделәр. Шуны эшләгәннән һәм кубоктагы шәрабтән авыз иткәннән соң, без табын янында утырырга тиешле кәнәфи янына килдек...

Бөтенесе тәртипкә килгәч, шәрабче килде һәм Аттилага шәраб белән кубок бирде. Ул, аны алып, тәртип буенча беренче кешене сәламләде; бу хөрмәткә лаек булган адәм урыныннан торды; шәрабтән авыз иткәч, я эчеп бетергәч кенә утырырга ярый иде. Монда булган бар кеше утырган кешегә шулай ук хөрмәт күрсәткән: кубокларын күтәреп һәм сәламләгәннән соң эчеп...

Һәммәсе мондый сәламләүгә лаек булганнан соң... Аттила өстәле янына һәр өч, я дүрт кунак өчен өстәлләр куйдылар... Шулай итеп, һәркемнең урыныннан тормыйча үзенә тиешле ашамлыкларны алу мөмкинлеге булды. Беренче булып, Аттиланың хезмәтчесе ит тулы тәлинкә белән керде, аннары кунакларга хезмәт күрсәтүчеләр өстәлләргә ипи һәм кабымлыклар куйдылар. Башкалар һәм безнең өчен түгәрәк көмеш тәлинкәләргә матур итеп тезеп куелган затлы ризыклар әзерләнгән иде. Аттилага агач тәлинкәдәге иттән башка бернәрсә алып килмиләр иде. Һәм башка очракта да ул чама белүен күрсәтте: мәсәлән, кунакларга алтын һәм көмеш касәләр чыгардылар, ә аның кубогы агачтан иде... Беренче тәлинкәләргә салган ризыклар беткәч, без тордык. Урыныннан торган кеше, беренче рәттәге һәр кунак аягүрә шәраб тулы кубогын эчеп бетермичә һәм Аттилага хәерле сәламәтлек теләмичә, үзенең кәнәфиенә утырмады. Без, шул рәвешле аңа хөрмәт күрсәткәч, утырдык. Һәр өстәлгә ризык тулы икенче тәлинкә куйдылар. Бу ризыкны да бөтенесе алгач, нәкъ шулай ук тордык, эчтек, тагын утырдык. Кичен факеллар яндырдылар, һәм ике вәхши, уртага чыгып, Аттила алдында аның җиңүләренә һәм батырлыгына дан җырлый башладылар; мәҗлестә катнашучылар карап утырдылар: берәүләр сокланып тыңладылар, икенчеләр, сугышларны искә төшереп, дәртләнеп киттеләр, кайберләре... яшь түгеп утырдылар. Җырдан соң ниндидер бер скиф шамакае чыкты да юк-барны сөйләп бөтен кешене көлдерде...