Фән

ВИКТОР АЛЕКСЕЕВИЧ ЧЕРДЫНЦЕВ

ВИКТОР АЛЕКСЕЕВИЧ ЧЕРДЫНЦЕВ

Виктор Алексеевич Чердынцев (1882–1954) – палеонтолог, Казан университеты профессоры, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе; Казан ярусындагы утырма токымнарның (катламның) яшен андагы организм калдыкларын өйрәнү ярдәмендә билгеләү юнәлеше авторы.

В. А. Чердынцев Пермь краеның Федоровка авылында туа, әмма гомеренең күп өлешен Татарстанда, Казанда үткәрә.

1909 елда булачак күренекле галим Казан университетын тәмамлый һәм шунда эшкә кала. Укыта (Пермь университетында эшләгән 1919-1920 еллар чорын исәпкә алмаганда), геология (1932 елдан) һәм тарихи геология һәм палеонтология (1935 елдан) кафедралары мөдире була. (Палеонтология – үлеп юкка чыкканнан соң безгә казылма рәвешендә килеп җиткән хайваннар һәм үсемлекләр турындагы фән). Шул ук вакытта, 1920-1923 елларда, В. А. Чердынцев Төньяк-Көнчыгыш археология һәм Казан ветеринария институтларында эшли, ә 1946-1947 елларда СССР Фәннәр академиясе Геология институтының Казан бүлегендә гомуми геология секторы мөдире була.

В.А. Чердынцев фәндә шактый тирән эз калдыра. Аны геология, палеонтология, файдалы казылмалар кызыксындыра. Ул - Бөгелмә һәм Уфа округларының геологик карталары авторы, Стәрлетамактан Бөгелмәгә кадәр тимер юлны һәм Куйбышев гидроэлектростанциясен төзүдә катнаша. Галим беренчеләрдән булып Идел һәм Кама сусаклагычларында яшәүче микроскопик организмнарга игътибар итә. Болардан тыш, В.А. Чердынцев Татарстан Республикасының геологик үзенчәлекләрен дә тасвирлый.

В.А. Чердынцевның хезмәтләре югары бәяләнә. Геолог Ленин ордены, “Почет билгесе” ордены, медальләр, шулай ук ике Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.