Тарих

ВАСИЛИЙ III

ВАСИЛИЙ III (1479–1533 еллар), Владимир һәм Мәскәү кенәзлекләренең бөек кенәзе, 1505 елдан Русь государе. Кенәз Иван III нең улы. Атасының Рус дәүләтен берләштерү сәясәтен дәвам иттерә. Мәскәүдән көнчыгышта һәм көньякта урнашкан җирләрне яулап ала. Казан ханлыгына берничә һөҗүм оештыра (1506 1523, 1524, 1530 еллар). 1530-1531 еллардагы яу-һөҗүмнәрдән соң, Казан тәхетенә аның кешесе – Җангали утыртыла. Бер үк вакытта Казан ханлыгының көнбатыш чик буйларында үз кальга-корылмаларын төзү һәм ныгытуны дәвам иттерә. 1521 елда Олы чик буе киртәләре төзелешен башлый, 1524 елда Казан ханлыгы йогынтысында булган чуашлар җире чигендә Васильсурск кальгасын нигезли. Шул ук елда рус сәүдәгәрләренә Казан ханлыгы ярминкәләренә баруны тыя, Түбән Новгород янәшәсендә үз ярминкәләрен (Мәкәрҗә ярминкәсе) ачарга әмер бирә. Татарларны һәм чит ил кешеләрен Мәскәү кенәзлегенә хезмәткә ала.

Мәкаләдәге сылтамалар