Василий Дмитриевич Халев 1913 елның 14 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә туа.
Башлангыч белем ала. 1935-1937 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Алексеевск авылында (1965 елдан - бистә) яши һәм эшли.
1940 елдан башлап, Казанда башта пехота, аннары танк училищесында өстәмә хәрби хезмәттә була. 1941 елның июненнән - фронтта. 1944 елда офицер-танкистларның фронт курсларын тәмамлый. 1нче Балтыйк буе фронты Т-34 (ОТ-34) танкы командиры булып хезмәт итә. Әлеге төр танкта конструкторлар туптан аста пулемет урынына дарылы автомат, 100 л ягулык сыешлы (10 залпка җитәрлек) бак урнаштырганнар. Корал 70 м га мазут һәм керосин катнашмасыннан гыйбарәт ут ялкыны сиптерергә сәләтле була. Фронт сызыгында ОТ-34 танкы күренүгә, дошман солдатлары, паникага бирелеп, окопларын ташлап кача. Әгәр дошман снаряды әлеге танкның бронясын тишсә, танк 20 минут буе сүнмәс факел булып яна.
Халев Полоцкидан Витебскига илтүче тимер юлны дошманнан азат иткәндә һәм пехотага Көнбатыш Двинага юл ачканда, батырлык үрнәге күрсәтә. 1944 елның 1 июлендә В. Халев экипажы белән (экипажда 3 кеше), беренчеләрдән булып, Полоцкига бәреп керә. Көнбатыш Двина аша салынган күпер
Өчен барган бәрелештә танк чылбырына дошман снаряды тия. Экипаж танкны ташламый, туптан һәм пулеметтан атып, сугыш кирәк-яраклары беткәч, гранаталар ташлап, огнемет ялкыны белән дошманга каршы торуын дәвам итә. Кыю танкистларны әсир итә алмагач, фашистлар танкка ут төртә. Танк экипажы Витебск өлкәсе Полоцк шәһәрендә Ленин мәйданындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.
1945 елның 24 мартында Василий Халев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (вафатыннан соң). Иң югары исем белән бергә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены да бирелә.
Витебск өлкәсе Полоцк шәһәрендә (Громы районы) урам аталган һәм каберенә һәйкәл куелган.
Полоцкидан Минскига баручы юл кырыенда Советлар Союзы Герое В.Д. Халев һәм аның сугышчан иптәшләре хөрмәтенә биек постаментка Т-34/83 танкы урнаштырылган.
1965 елда Казанда, Идел буе районында, бер урам аның исемен йөртә.
Алексеевск бистәсендә бер урамга аның исеме бирелгән.